1941-1945 елларның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 еллык алдыннан Татарстан Республикасы буенча 1 нче Федераль янгынга каршы отрядта“Җиңү Байрагы” иҗтимагый- патриотик акциясе үткән иде. Җиңү Байрагының ясалган махсус аналогын, бөтен хәрби хөрмәтләрне үтәп, отрядның бөтен бүлекләре буенча тантаналы рәвештә йөртеп чыктылар. Һәр бүлекчәдә шәхси состав, БВС катнашучылары, тыл хезмәткәрләре катнашуы белән митинглар үтте.