Тәүлек эчендә Татарстанда 15 янгын чыккан

2015 елның 25 мае, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 74 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә – 0 тапкыр,  ялган чакырулар буенча – 27 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 11 тапкыр.  Республикада 15 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 6 янгын. 2 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, җылыту мичнең төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, яшеннән – 1 янгын, эретеп-ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, югалга кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.

24.05.2015 ел 11.40 Казан шәһәре, Яңа-Савин районы, Гагарина урамы, 51 нче йорт.

Биш катлы торак йорттагы бер фатирда ут чыга. 3 кв.м. мәйданында әйберләр яна. Янгын сүндерүчеләр ике кешене коткара. 1935 елгы хатын – кыз һәм 1978 елгы ир кеше. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International