Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 90 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 12 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 35 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 7 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 5 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 15 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: ут төртүдән – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 16 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, югалга кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, ДТПга – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.
26.05.2015 ел 03.42 Яр Чаллы шәһәре, ГЭС поселыгы, 8/4Б.
Бер бүлмәле фатирда ут чыга. Янгын турындагы хәбәр 03.43 сәг. килә. Фатир өченче катта урнашкан, мәйданы 12 кв.м. Фатир хуҗасы, 1979 елгы ир-ат янгын сүндерүчеләр килгәнче фатирдан сикерә, нәтиҗәдә җәрәхәтләнеп хастаханәгә озатыла. Беренче янгын расчетлары килгәч бер бүлмәле фатирдан кара төтен чыгып торган. Күрше фатирларда кешеләр булырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр әлеге йортның торучылары. Тикшерү барышында өченче каттан янгын сүндерүчеләр 10 кешене коткардылар, шуларның 3се бала. Икенче каттагы балконнан баскыч буенча 12 кешене коткардылар, шуларның 2се бала. 04.02 сәг. янгынны сүндерделәр. Сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.