Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 73 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 17 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 19 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ның ГИМС Үзәге инспекторлары, Татар региональ ВДПО бүлегенең һәм Казан ОСВОД ының вәкилләре Россия ГТХМ ның 25 еллыгында халыкка иминлек культурасын татаратырга дәвам итә. Бүген ГТХМ хезмәткәрләре үзләренең махсус культура программасы белән Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатының хай-дайвинг буенча ярышлар иң күп кеше килә торган объектына килеп балалар һәм аларның ата-аналары өчен чын иминлек бәйрәмен оештырдылар: музыка, күңелле конкурслар, шарлар һәм бүләкләр белән.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.
Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары, Татарстан Республикасы ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәте башлыгы Илһам Насыйбуллин «Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашырга әзерләнә. Татарстан коткаручыларының җитәкчесе 50 яшьне узган спортчылар өчен су полосы буенча дөнья чемпионы исеменә көрәшә торган “Динамо-Мастерс” җыелма төркеме составында чыгачак.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 50 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 19 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.
Бүген Су спорт төрләре дөнья чемпионатында 27 метрлык манарадан суга сикерү буенча ярышлар башланды. Бу күбрәк хай-дайвинг дип таныла торган ярышлар чемпионатта иң тамаша, ләкин җәрәхәтләнү мөмкинлеге дә югары. “Казансу” объектында ярышларның иминлеген тәэмин итер өчен Татарстан Республикасы ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең 25 су астында йөзүчесе тартылган. Шулай ук кизүдә акватория буенча ГИМС Үзәгенең, ә җирдә Күзәтү эшләре идарәсенең һәм Федераль янгынга каршы хезмәтенең бүлекчәләре тора.
Бүген Россия ГТХМ да Министр Владимир Пучков җитәкчелегендә тематик селектор киңәшмә булды. Ул милек формаларына карамастан белем бирү оешмалары яңа уку елына хәзерләнүгә багышланган. Казанда селектор эшендә Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәге башлыгы эчке хезмәт генерал-полковнигы Игорь Паньшин һәм Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин катнашты.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 8 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 2 кеше һәлак булган.
Су спорт төрләре чемпионатының кунаклары сабан бәйрәмен үз күзләре белән күрсен, хәтта катнашыр өчен ел саен Казанда үтә торган Сабантуй бәйрәмен быел гадәттәгечә вакыттан соңрак үткәрелдәр. Сабантуй үткәрү вакытында гадәттән тыш идарәсе хезмәткәрләренең төп бурычы – янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында иминлек тәэмин итү. Зур чаралар үткәрү урыннарында янгын һәм коткару техникасы, шулай да Казан янгын һәм коткару гарнизонының шәхси составы урнаштырылды. мөмкин гадәттән тыш хәлләргә вакытыңда җавап бирү максаты белән Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең ЦУКС оператив төркеме вакыйга урыннан видеоконференция элемтәсендә торган иде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.