ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Бөгелмә районы күзәтү эшләр бүлеге инпекторлары һәм газ хезмәте ТРО ВДПО ның Әлмәт бүлеге Сарман участогы эшчеләре белән бергә уңышсыз һәм күп балалы гаиләләрне профилактика максаты белән тикшерделәр. Үткәрелгән операция вакытында күп янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен бозулары табылган һәм көйләнгән. Бозулар урында ук көйләнеп эш хәленә китерелгән.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 46  тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 0 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 20 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 янгын. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын.  1 кеше һәлак булган.


8
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Узган көннәрдә Ижевка авылын саклау буенча аерым пост эшчеләре Яр Чаллы отрядының янгын куркынычсызлык инженеры белән бергә Менделеевск муниципаль районы Ижевка авылының балалар өчен белем бирү йортларында профилактик эш үткәрделәр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  53  тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 14 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.  Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 7 янгын.  


7
февраль, 2016 ел
якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 46  тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.  

2016 елның 7 нче февральдә сәгать 9:00 дән “Камские переправы” ЧҖҖ кичүе башлыгы карары белән Алабуга муниципаль районында Кама елгасында Түбән Кама муниципаль районының Покровское һәм Кызыл Чишмә авыллары арасында кичүнең эше яңартылган.


6
февраль, 2016 ел
шимбә

Татарстан һәм Башкортстан җыелма төркемнәренең кара-каршы көрәшендә Татарстанның гамәли янгын сүндерү спорт мастерлары гомуми нәтиҗәдә җиңеп, Татарстан Республикасы Премьер-министры кубогына Гамәли янгын сүндерү спорт буенча бөтенроссия ярышларының җиңүчеләр исемен, өстәвенә унберенче тапкыр, саклап кала алганнар.

Людмила Рузаевка шәһәренең 4 нче янгын сүндерү бүлегендә диспетчер булып эшли. Балачактан ул спортның күп төрләре, бигрәк тә җиңел атлетика, белән шөгыльләнгән. ГТХМ сафларына кергәч, ул көчләрен гамәли янгын сүндерү спортта сынап караган.

Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәгенең физик өйрәнү һәм спорт башлыгы эчке хезмәт полковнигы Василий Розов яшь алмашның югары спорт нәтиҗәләре өчен чын күңелдән куана. Быел ир-атлар һәм малайлар белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры кубогына гамәли янгын сүндерү спорт буенча XII Бөтенроссия ярышлар стартына шулай ук хатын-кызлыр һәм кызлар чыкты.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  58  тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 18 тапкыр.  Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International