2016 елның 20 нче февралендә 3 сәгать 30 минутта Бөгелмә муниципаль районы Иске Сумароково авылында шәхси эшмәкәрнең кибете януы турында хәбәр килде. Чакыру урынына Бөгелмә янгын сүндерү хезмәте гарнизонының көчләре һәм чаралары җибәрелгән иде. ПЧ-64 кизү каравылы чакыру урынына 4 минутта ук килеп җиткән. Вакытында янгын килеп чыгу турында хәбәр иткән автоматик янгын белдерүче куелганга һәм төзек булганга күрә трагик нәтиҗәләр һәм зур материаль зыян булдырылмаган. Янгынның чамаланган сәбәбе – ут төртү.