Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә махсуслаштырылган “Куркынычсызлык”, “Элемтә”, “Хезмәт саклавы һәм куркынычсызлыгы” күргәзмәләрен берләштерә торган XX нче юбилейлы Куркынычсызлык һәм элемтә форумы эшли башлаган. Күргәзмәләрнең тантаналы ачылуында ТР Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин, ТР ГО эшләре һәм ГТХ министры Рафис Хәбибуллин һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашкан.
“Корстон” мәдәният һәм күңел ачу комплексында Форум нигезендә шулай ук “Гомер куркынычсызлыгының заманча мәсьәләләре” IV Халыкара фәнни-гамәли конференция үтте. Анда да Рафис Хәбибуллин катнашкан иде.