ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2016 ел
җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 58 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 17 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр.  Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 1 кеше зарар күргән. 5 кеше коткарылган.


3
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

“Жилище-2016” янгын профилактика операциясе кызаеп бара. Янгыннарны булырмаска һәм янгын куркынычсызлык чаралары турында өй хуҗаларына тагын бер тапкыр искә төшерергә – шундый максат белән Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының хезмәткәрләре шәһәр һәм районның торак секторы буенча профилактик рейдлар үткәрәләр. Бу вакытка бөтен куп балалы уңышсыз гаиләләр инде тикшерелгән. Инвалидлар, ялгыз, карт гражданнар тору урыннарын әйләнеп тикшерүләре дәвам итә.

Яр Чаллыда ташкын вакытында кешеләр куркынычсызлыгын тәэмин итүгә әзерләнү инде башланган. 1 нче мартта 55 нче янгын сүндерү бүлеге территориясендә язгы ташкын вакытында кешеләргә ярдәм итәр өчен билгеләнгән коткару техникасының һәм җиһазларның әзерләнүе тикшерелде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 50 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 17 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 янгын.  Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше һәлак булган.  


2
март, 2016 ел
чәршәмбе

Яшел Үзән янгын сүндерү хезмәтенең иң хөрмәтле ветераннарның берсенә, Виктор Иванович Лачугинга 80 ел тулган. Җаваплы, изгелекле, астында эшләүчеләргә һәм беренче чиратта үзенә таләпчән – шулай дип Виктор Иванович турында элекке хезмәттәшләре сөйли. Юбилярны әһәмиятле дата белән Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы Зөфәр Хәлиуллин һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряд хезмәткәрләре тәбрикләде. Ветеранга бүләкләр биреп аңа ихлас күңелле 80 еллык юбилее белән тәбрикләү сүзләрен әйттеләр.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсендә шәхси состав алдында 1994 елдан 2000 елга кадәрь Татарстан Республикасы ЭЭМ Дәүләт янгынга каршы хезмәт идарәсенең башында торган Татарстан Республикасы янгын сүндерү хезмәтенең ветераны, эчке хезмәт полковнигы Низаметдинов Исхак Абдулбәри улы хөрмәтләве үтте. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе һәм ТР буенча ЭЭМ җитәкчелегеннән хезмәттәшләр элекке җитәкчене 70 еллыгы белән котладылар.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 46  тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр.  Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.  


1
март, 2016 ел
сишәмбе

Заманча коткару техникасын күрделәр, һава мендәрле суднода йөрделәр, хәтта көчле квадроциклларны да “иярләделәр” – бу бөтен мөмкинлекләрне Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне нигезендә Казан шәһәренең “Гаилә” мәчете карамагындагы балалар үзәгенең сабыйларына Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ ГИМС Үзәге хезмәткәрләре биргән.

2016 елның 2, 3 һәм 4 нче мартында республикада кар, юеш кар, яңгыр һәм сибәләү, буран, урыннары белән томан, бозлавык, 16 м/с кадәрь исеп китүләр белән 6-11 м/с тизлектә җил. Юлларда бозлавык.

Ел саен НГДУ “Альметьевнефть” төрле елларда хәрби эш итүләрдә катнашкан оешманың ветераннар очрашуын үткәрә. Һәм быел да алар үзенең гореф-гадәтенә тугры калып зур бәйрәм оештырган, иптәшләрен искә алган, истәлек мемориалына чәчәкләр һәм веноклар куйган, хәрби бурычын үтәгәндә вафат булганнарны тынлык минуты белән хөрмәтләгән, НГДУ “Альметьевнефть” тарих музеенда булган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International