Русия ГТХМ Федераль янгынга каршы хезмәтнең махсус бүлекләре арасында гамәли янгын сүндерү спорт буенча (биналар эчендә) Егерме җиденче Бөтенрусия ярышлары Казанда дүртенче тапкыр үтәләр (моңынчы – 2002, 2008 һәм 2012 елларда). Гадәттәгечә алар Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең өйрәнү үзәгендә үтәчәк. Русия Федерациясе гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры урынбасары, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Леонид Анатольевич Беляевның да килүе көтелә. Ярышларда иң көчле 12 җыелма төркем катнаша.