ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

“По морям, по волнам” – шундый исем белән Яшел үзәндә балалар өчен спорт савыктыргыч бәйрәм үткән. Аны Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының хезмәткәрләре оештырган. Бәйрәмдә сәламәтлегенең мөмкинлекләре чикләнгән 23 бала катнашкан.

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 61 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 5, ялган чакыру буенча – 32, янусыз кыска ялганыш аркасында – 5, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 3, башкаларга – 1. Республика янгын сүндерүчеләре 6 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3. 1 кеше коткарылган.


9
сентябрь, 2016 ел
җомга

Түбән Камада штатта булмаган авария-коткару формированиеләре арасында республика ярышларының финал этабы үткән. Анда 9 Татарстан шәһәрләренең төрле республика сәнәгый предприятиеләрне вәкил итә торган 20 төркеме катнашкан. Чистай шәһәренең гражданнар оборонасы формированиесе беренче урынны җиңгән. Икенче урынны казанлылар, ә өченче урынны Түбән Кама формированиеләре алганнар.

Бүген Татарстанга эш визиты белән Русия ГТХМ территориаль сәясәт департаменты директоры генерал-полковник Юрий Ковалёв башлыгында Русия ГТХМ комиссиясе килгән. Комиссиянең эше Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоныннан башланган. Анда ул 52 нче һәм 53 нче бүлекләргә килгән. Аларның берсендә янгын сүндерү музее, шулай да ачык һавада техника күргәзмәсе оештырылган иде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 59 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 23 тапкыр, кыска ялганыштан – 7 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын.


8
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 7 нче сентябрендә 18 сәгать 49 минутта Яр Чаллыда ике кеше ком белән күмелгәне турында хәбәр килгән. Төзелеш территориясендә 3 метрдан 5 метрга кадәр тирәнлектә 3х10 метр размерлы канау казылган иде, ә янәшә бетон плитәләр ята иде. Бер заман канау төбендә эшләгәннәргә, җир һәм ком ишелеп, плитә таеп төшкән. 20.20 дә җир астыннан 2,5 метр тирәнлектә 1980 елда туган ир-атны чыгарганнар. 22.11 дә биш метр тирәнлектә 1975 елда туган ир-атны чыгарганнар. Ашыгыч медицина ярдәм станциясенең хезмәткәрләре аларның үлгәнен раслаган.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 61 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 26 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән.  Каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 2 янгын.    


7
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Казанда Идел буе федераль округының Русия ГТХМ эзләү кинология хезмәтенең эзләү-коткару расчетларының ел саен үткәрелә торган сертификацион сынауларның катнашучылары Казанда эшне дәвам итәләр. ГТХМ коткаручылары һәм иреклеләр үзләренең дүрт аяклы ярдәмчеләре белән хезмәт этләренә эзләү-коткару эшләренә кертүгә экзаменнарны бирергә дәвам итәләр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 73 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 37 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.  1 кеше һәлак булган.  


6
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Кадерле Татарстан Республикасы яшәүчеләре!

Кече көймәләрне дәүләт теркәү, кече көймәләрне тикшерү, кече көймәләрне йөртү хакына судно йөртүчеләрне аттестацияләү буенча дәүләт уңайлыкларын алганда “Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ ГИМС Үзәге” ФКУ га хәзер электрон рәвештә түбәндәге сылтамалар буенча мөрәҗәгать итәргә була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International