ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2017 ел
якшәмбе

2017 елның 2 июлендә 0.40 та Зәй шәһәреннән 9 нчы километрында “МАН” йөк машинасын каты тоташтырма белән тартып барган “Камаз” йөкле машинасы “Неоплан” пассажирлар автобусы катнашуы белән юл-транспорт һәләкәте турында хәбәр килгән. Автобус юлда янына ауган һәм янып киткән. Ул “Самара – Ижау” рейс маршруты буенча барган. Һәлакәт урынына Зәй янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының көчләре, шулай да барлык ашыгыч хезмәтләр җибәрелгән. Чамалана торган мәгълүмат буенча зыян күрүчеләр һәм, кызганычка каршы, үлүчеләр бар.


1
июль, 2017 ел
шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада  9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 3 янгын, бакча йортында – 1 янгын.  


30
июнь, 2017 ел
җомга

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсенең мәгълүматы буенча көтелә: 2017 елның 1 июлендә иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә яшенле яңгырлар, көчле һәм койма яңгырлар, 15-20 м/с кадәр исеп китүләр белән көчле җил, урыны белән 25 м/с кадәр, аерым районнарда боз явымы.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 17 тапкыр. Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.


29
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Республика янгын сүндерүчеләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына ия булган урман хуҗалыгы өлешләренең күбесен һәм күп кешеләр ял иткән урман паркы зоналарын каты көнкүреш калдыкларыннан, коры-сарыдан һәм чыбык-чабыктан чистартканнар да, урманчыларга төрле агач төрләренең яшь үсентеләрен утыртырга булышкан да. Табигать саклау акциясендә янгын сүндерү һәм коткару бүлекләренең 586 хезмәткәре (эшчесе) катнашкан. Аларның көчләре белән 359 кубометр каты көнкүреш калдыклары, коры-сары һәм чыбык-чабык чистартылган.

Иске янгын сүндерү обозы, узган гасыргы сугышка кадәрге автомобилләр, совет вакытының янгын сүндерү машиналары... – соңгы вакытта Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару музеенда барлыгы алты техника үрнәге тора. Бу көннәрдә экспозиция АЛ-30(131) ПМ-506 автобаскычы белән тутырылган. Әйшә гомумбелем мәктәбенең укучылар яңа экспонатны беренче булып күргәннәр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 9 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада  5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.


28
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 19 тапкыр. Республикада  3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 2 янгын.


27
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Түбән Камада 1 нче отрядның 91 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең ишекләре “Надежда” Түбән Кама аклану үзәгенең укучылары өчен кунакчыл ачылган. Сигез яшьтән алып унбиш яшькә кадәр 20 дән артык бала тәрбиячеләр белән бүлеккә килгәннәр. Депо буенча экскурсияне янгын сүндерү һәм коткару бүдегенең башлыгы Линар Сагдиев үткәргән.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 18 тапкыр. Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән. Каралтыда – 6 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International