Чыннан-чын эссе җәйге һава торышы килүе белән республика сулыкларында һәлакәтләр теркәлгән, шул исәптән трагик тәмамлану белән дә!
Татарстан Республикасы су объектларында ел башыннан бирле барлыгы теркәлгән:
- һәлакәтләр – 39 (былтыр шул ук вакыт эчендә – 82), 52% кимү;
- үлгән – 25 (былтыр шул ук вакыт эчендә – 61, шул исәптән 6 бала), 59% кимү;
- коткарылган – 31, шул исәптән 4 бала, (былтыр шул ук вакыт эчендә – 44), 29% кимү.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:
Зыян күрүче булмас өчен белмәгән һәм коену максатына билгеләп куелмаган сулыкларда коенмагыз, берүзегез коенмаска тырышыгыз, исергән килеш коенмагыз, төп йөзе билгеле булмаган урыннарда чуммагыз, чикләштерү калкавычлары артына йөзеп китмәгез, озакка сузыла торган чирләрегез булса, яр буеннан ерак йөзеп китмәгез, су янында балаларны караучысыз калдырмагыз.