Осталыкны шомартканнар һәм тәҗрибәне үзләштергәннәр

2017 елның 14 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең спорт һәм күнегү манежында “Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәт бүлекләренең иң яхшы янгын сүндерүчесе” һәм “Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәт бүлекләренең иң яхшы каравыл башлыгы” республика смотр-конкурсларының берьюлы ике финалы үткән. Казанга республиканың барлык ФПС бүлекләреннән иң яхшы 20 янгын сүндерүче һәм 19 иң яхшы каравыл башлыгы килгән. ПСЧ-56 ОФПС-15 неке иң яхшы каравыл башлыгы Айдар Гареев булган. ПСЧ-4 ОФПС-7 неке Сидаил Мотыйгуллин иң яхшы янгын сүндерүче исемендә беренче урынны алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International