Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 71 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча 32 тапкыр, кыска ялганыштан –м4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын. 1 кеше һәлак булды.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 5 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 20 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 8 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, батын үлгән кешеләрне эзләү буенча –5 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
17.07.2017 ел 18.12 Казан шәһәре, Совет районы, Нокса бистәсе, 3 нче Ноксинская урамы, шәхси йорт.
Бер катлы шәхси торак йортта һәм каралтыда ут чыкты. Мәйданы 100 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1955 елгы ир-ат һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
17.07.2017 ел 12.05 Әгерҗе МР, Кызыл Бор авылы, Кама елгасы.
МЧС коткаручылары судан, 1979 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Әлеге ир 15.07.2017 югалган була. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
17.07.2017 ел 18.48 Яр Чаллы шәһәре, ГЭС поселыгы, Мәләск елгасы..
МЧС коткаручылары һәм җирле халык суда бата торган, 2001 елгы малайны коткардылар һәм ашыгыч медицина хезмәткәрләренә тапшырдылар. Вакыйганың хәле ачыклана.
17.07.2017 ел 19.50 Яшел Үзән МР, Олы Ключи авылы, җирле буа.
МЧС коткаручылары судан, 1988 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
17.07.2017 ел 21.27 Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, Кама елгасы.
ГИМС хезмәткәрләре һәм җирле халык судан, 1978 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96