ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2017 ел
шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча 24 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр.  Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын.


22
сентябрь, 2017 ел
җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 47 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.  Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, транспорт чарада – 3 янгын.


21
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Казанга эш визиты чикләрендә Владимир Пучков Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең җиваплаучы бүлекләрнең эшен һәм хәрби әзерлеген карап тикшергән. Федераль министрны Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин җитәкләгән. Русия ГТХМ делегациясе ГТХМ коткаручылары квалификациясен арттыру программасын үтә торган КФУ ның Фундаменталь медицина һәм биология институтында, 112 ашыгыч чакырулар хезмәтендә һәм федераль янгынга каршы хезмәтнең 7 отрядының Мәскәү районын саклау буенча 3 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегендә булган.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 47 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча 17 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр.  Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.


20
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда Русия һәм Португалия арасында Икътисад, җитештерү һәм техник үзара булышу буенча VI нчы катнаш утырышының нәтиҗәләре буенча протоколны имзалау үтте. Шулай да гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү өлкәсендә үзара булышу турында фикер алышынды.

Русия Федерациясе гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-казаларның нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков Казанга эш визиты программасының беренче пункты Русия ГТХМ башлыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең кирәге өчен яңа янгын сүндерү һәм коткару техникасын бирү тантанасында катнашулары булды. Тантана Казан теннис академиясенең территориясендә үтте. Аннан соң Русия ГТХМ идарәчел бүләкләрен Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең хезмәткәрләренә бирү тантанасы үтте.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 63 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 11 тапкыр, ялган чакырулар буенча 28 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр.  Республикада 2 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын.


19
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

19 сентябрьдә Апас бистәсендә сүтелергә тиеш булган өйне сүткән вакытта ир-ат өстенә плитә төшкән. Вакыйга урынына Апас янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының оператив төркеме, ПСЧ-106 кизү каравылы, Апас бистәсенең үзәк район хастаханәсенең медиклар бригадасы, Буа шәһәренең зональ эзләү-коткару хезмәтенең 1 нче отрядының коткаручылары чыккан. Хокук саклау органнары тикшүрүләр үткәрә.

Бүген Казанда Русия Федерациясенең һәм Португалия Республикасының сәүдә-икътисад һәм фәни техника хезмәттәшлеге буенча VI нчы Русия-Португалия Хөкүмәтара комиссиясенең  эше башланды. Ике яклы форумның беренче көнендә эш төркемнәренең тематик утырышлары үтте. Аларның берсе гражданнарны саклау һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү өйлкәсендә хезмәттәшлеккә багышланган иде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 50 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 7 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр.  Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 1 янгын, төзелеш вагонында – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International