Өлкән кешеләр көненә багышланган декада ахырына килеп җитә. Бу көннәрдә “алтын яшьтәге” кешеләр котлаулар кабул иткән, алар өчен бүләкләр белән концертлар, очрашулар һәм кичләр оештырылган. Яшел Үзән янгын сүндерү хезмәтенең ветераннары да игътибарсыз калмаган. Ун көн буе федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 отряд хезмәткәрләре үзләренең йөзгә якын пенсионерларын әйләнеп чыккан. Хөрмәтле атказанган пенсионерларның берсе – Туманова Нина Алексеевна. ул Яшел Үзән янгын сүндерү хезмәтендә сигез ярым ел эшләгән. Пенсиядә булганда да ул тагын биш ел ирекле янгын сүндерү хезмәтендә эшләгән.