Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2017 елның 10 октябре, сишәмбе

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 54 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 3, ялган чакыру буенча – 20, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 4, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 12. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2, каралтылар – 5, транспорт чаралары – 1. Кызганычка каршы, 1 кеше үлгән.

Янгыннарның сәбәпләре: мичнең куллану һәм төзелеш кагыйдәләрен үтәмәү – 2, тартканда сак булмау – 1, электр җиһазның куллану һәм төзелеш кагыйдәләрен үтәмәү – 3, ут төртү – 1, ут белән саксыз эш итү – 1, сәбәп ачыклана – 1.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 5 тапкыр чыкканнар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыкканар.

ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 11 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ватып ачуга – 5, эзләү эшләренә – 1, юл-транспорт һәлакәтенә – 2, башкаларга – 3 тапкыр. Профилактик эшләргә – 9 тапкыр.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International