Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 46 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 8, ялган чакыру буенча – 18, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 3, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 10. Республика янгын сүндерүчеләре 5 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 4, каралтылар – 1. Кызганычка каршы, 3 кеше үлгән.
Янгыннарның сәбәпләре: тартканда сак булмау – 1, электр җиһазның куллану һәм төзелеш кагыйдәләрен үтәмәү – 3, ут төртү – 1.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 1 тапкыр чыкканнар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 8 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән эзләү эшләренә – 4, юл-транспорт һәлакәтенә – 1, башкаларга – 3 тапкыр. Профилактик эшләргә – 6 тапкыр.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96