17 ноябрьдә янгын сүндерүчеләрнең һәм коткаручыларның һөнәри спорт төренең юбилее хөрмәтенә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең спорт манежында Русия гамәли янгын сүндерү спортның 80 еллыгына багышланган тантана үтәчәк. Бәйрәм программасына гамәли янгын сүндерү спорт һәм динамо спорты хәрәкәте ветераннарын бүләкләү, шулай да гамәлдәге спортчыларны – Русия Чемпионатының бронза медалләрен җиңгән Татарстан Республикасының җыелма төркеменең әгъзаларын хөрмәтләү керде. Ә бәйрәмнең төп вакыйгасы “2017 елның иң яхшы спортчысы” исеменә өйрәнү манарасының 4 нче катына штурм баскычы белән менү буенча республиканың иң көчле гамәлчеләрнең финал йөгерүе булды.