Students of schools of the 37th micro-district of the city of Nizhnekamsk visit interest groups in the "Orbit" courtyard club. On January 18, a meeting was held with the employee of the Department of Supervision and Preventive Work, Rafael Giniatullov. Fire safety issues for children and teenagers are very important, so parents and teachers should pay due attention to this issue.
2018.01.19 сәгать 11.22 дә Алабуга шәһәрендә электр белән тәэмин итүнең өзелүе турында хәбәр килгән. Башлангыч мәгълүматлар буенча 70,2 мең кешелек шәһәр бөтенләй сүндерүгә эләккән. Сүнүнең сәбәбе — Тойма 2 — Алабуга 1 подстанцияләр арасында һава линиясе ватылу һәм, нәтиҗә буларак, саклану автоматикасы эшләп китү. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең оператив штабы корылган һәм эшли бара.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 37 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 5 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Күпфатирлы йортта – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын, вагонда – 1 янгын. 1 кеше коткарылда.
2017 елда 18 гыйнварда сәгать 10.00 дән 19 гыйнварда сәгать 18.00 гә кадәр ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең идарә итү органнары һәм территориаль бүлекләрнең һәм идарәчелеккә буйсынган учреждениеләрнең даими әзерлек көчләре "ЮГАРЫ ӘЗРЕЛЕК" режимында эшли. Татарстан Республикасында Чумылдыру коенуларының 104урыны билгеләнгән. Бәйрәм чараларының иминлеген тәэмин итәр өчен коену урыннарында 579 кеше һәм 197 берәмлек техника кизү тора. Урыннарда 104 җылыну пункты җәелдерелгән.
Бу боз юлы өченче булып рәсми рәвештә ачылган боз кичү. Кичү арасы 3 200 метр. Кичүдә уртача боз калынлыгы 30-35 см, а чистә калынлыгы — 25 см; бу 2 тоннадан артык булмаган автотранспорт хәрәкәтенә мөмкин. Кирәк булганда боз трассасы кардан чистартыла. Иминлек өчен кичүдә коткару чаралары бар.
Дәүләт янгынга каршы хезмәт буенча Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Рафаил Мотыгуллин Лениногорск районына куллануга заманча, бу өлкәдә соңгы таләпләр буенча ясалган янгын сүндерү машинасын тапшырды. Чара Лениногорск янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының базасында үтте. Анда Лениногорск районының башлыгы Рәгать Хөсәенов булды.
Русия ГТХМ Русиянең бизнес җәмәгатьчелегенең, оешмаларның вәкилләре һәм гражданнар өчен онлайн сораштыру оештырган. Алар коррупция рискларының дәрәҗәсен һәм идарәчелек белән 2018 елда үткәрелә торган профилактика эшен билгели ала. Җыелган мәгълүматлар коррупциягә каршы тору оештыруын камилләштерү максаты белән кулланылачак, шулай да үткәрелә торган эшнең ачыклыгын һәм үтә күренүен арттырачак.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 31 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 6 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Шәхси йортта – 2 янгын, кулланышта булмаган бинада – 1 янгын.
Русия ГТХМ "Спасатель" гәзит редакциясе оештырган шундый исемле фотоконкурс башланды. Конкурска җибәрелгән иң яхшы фотографияләр гәзиттә бастырылачак. 2017 елның җиңүчеләренә редакциядән призлар биреләчәк. Конкурска ГТХМ хезмәткәрләре гади булмаган фон алдында ясалган фотографияләр кабул ителә (бу гади булмаган эш урыны да, эштә булган кызык, күңелле вакыйга да булырга мөмкин). Төп шарт — кадрдагы кеше Русия ГТХМ бүлекләренең формасында булырга тиеш (коткаручы, янгын сүндерүче, ГИМС, ГПН инспекторы).
15 гыйнварда гамәли янгын спорт буенча 29 нчы кышкы республика ярышлары башланды. Катнашыр өчен Әлмәткә республика янгын сүндерү хезмәт бүлекләренең иң яхшы спортчылары килде. Дүрт көн буе Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы һәм Яшел Үзәннең 120 дән артык янгын сүндерү спортчысы төрле ярышларда үзләренең осталыгын һәм һөнәри белемен күрсәтәчәк. Спорт программасы ике ярышлар төреннән тора: штурм баскычы белән менү һәм йөз метрлык киртәле полосаны кичерү.