Яр Чаллыда 4 нче отрядның 45 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең уку-матди базасында "2018 елда автомобиль транспортында гадәттән тыш хәлләрне бетергәндә авария-коткару эшләрен үткәрү буенча Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең иң яхшы төркеме" исеменә ярышларның беренче этабы үтте. Ярышларның шартларынча төркемнәрнең һәрберсенә шартлы юл-транспорт һәлакәтенә эләккән автомобильдән зыян күрүчеләрне тиз һәм дөрес чыгарырга һәм аларга беренче медицина ярдәмен күрсәтергә туры килде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән күпфатирлы йортларда – 2 янгын, мунчада – 2 янгын, башка биналарда – 3 янгын, шәхси йортта – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын, гаражда – 1 янгын.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 26 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 9 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 4 тапкыр. Республикада 7янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән торак секторда – 2 янгын, бакча йортында – 2 янгын, мунчада – 2 янгын, башка объектларда – 1 янгын.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 37 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән мунчада – 2 янгын, башка объектларда – 1 янгын.
Әлмәттә Иминлек культурасы елы чикләрендә шәһәр мәктәпләренең егетләре һәм кызлары арасында гамәли янгын спорт буенча ярышлар үтте. 2 нче янгынга каршы хезмәт отряды ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең Әлмәт бүлеге белән бергә ярышларны оештыру һәм үткәрүнең гомуми җитәкчелеген башкарды. Бу чараның төп максаты — гамәли янгын спортка балаларны тарту гына түгел, ә аларга янгын очрагында дөрес тәртип тотуга өйрәтергә. Ярышларда 14 Әлмәт мәктәбенең яшь янгын сүндерүче төркемнәре катнашты.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 36 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 7 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән торак секторда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын, күпфатирлы йортларда – 1 янгын.
21 февральдә "ТАИФ-НК" (Бензиннар заводы) территориясендә контроль-тикшерү янгына тактикасы укулары үткәрелде. Укуда Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең беренче отрядының 8 янгын сүндерү һәм коткару бүлекләре, 12 янгын сүндерү машинасы һәм 45 кеше эшләтелде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 50 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 17 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән торак секторда – 1 янгын, мунчада – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарадам – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын.
Республика һәм Казанның Суларда коткару җәмгыятенең хезмәткәрләре су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге белән бергә бүген Иминлек культурасы елы чикләрендә яшьләр өчен Татарстанның су объектларында иминлеккә багышланган дәрес үткәрделәр. Идел су транспорты университетының Казан филиалының студентлары төп тыңлаучылар булды. Үзләренең һөнәре аркасында киләчәктә аларга суда коткару һәм су объектларында иминлек оештыру белемнәре кирәк булачак. Лекцияләрдән башка ОСВОД хезмәткәрләре һәм ГТХМ белгечләре яшь буын өчен суда коткару буенча практик мастер-класслар күрсәтте.
Русия ГТХМ системасында Иминлек культурасы елын үткәрү чикләрендә Алабуга муниципаль районының Башкарма комитетында сәүдә объектларының вәкилләре белән күзәтү һәм профилактика эшләре бүлегенең, муниципаль контрольнең, роспотребнадзорның, сәүдәт һәм архитектура бүлекләренең вәкилләре катнашуында идарәара киңәшмә үтте.