ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2018 ел
җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  35 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 9 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән торак секторда – 1 янгын.  


1
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Килүчеләр үзәкнең музеенда гражданнар оборонасының тарихи элеге белән таныштылар да, җирнең радиоактив агулану дәрәҗәсен үлчәргә дә өйрәнделәр. Чараны оештыручылар әйткәнчә, алар үзәгендә халыкның төрле категорияләрен һәм төрле ранглы вазифаларны һәрвакыт күрергә шат һәм үзләренең чиратта бөтен кешене имин тәртипкә һәм төрле гадәттән тыш хәлләрдән саклану кагыйдәләренә өйрәтергә тырышачак.

Безнең уртак эшебез, осталык, батырлык һәм эшкә тугрылык илебездә һәм бөтен дөнья буенча гражданнар оборонасы системасы яхшы үсүенә, шулай да Русия һәм Русия Федерациясе ГТХМ халыкара имиджын ныгытуына хезмәт итсен, бүгенге дөньяның мөмкин янауларыннан һәм каршы килүләреннән халык саклануның кирәкле дәрәҗәсен тәэмин итәргә булышсын. 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  43 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән мунчада – 2 янгын,  шәхси йортта – 2 янгын, күпфатирлы йортта – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.  


28
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Иминлек барлыктан өстен, нәкъ шул максаттан Түбән Кама районы буенча дәүләт янгын күзәтү инспекторлары профилактика эшен үткәрәләр. Иминлек атнасы 24 нче лицей-интернат укучылары Түбән Кама шәһәренең янгынга каршы пропаганда һәм җәмәгый бәйләнешләр үзәгенә барулары белән башланды. Үзәккә баруның икенче көн эстафета таягы шул ук лицейның параллель сыйныф укучыларына күчте. 16 нчы урта гомумбелем мәктәбенең иң яшь укучылары кунакка үзәккә өченче көндә килделәр.

Конференция эшендә хәл үзәкләрен һәм транспорт системаларын үстерү өлкәсендә эшләп чыгаручы һәм экспертлар булып торган төп Русия һәм чит ил белгечләре, галимнәре, инженерлары катнаша. Алар Казанда фәнни тикшеренүләрнең юнәлешләре һәм телекоммуникация технологияләрен һәм юл инфраструктурасы объектлары, йөк һәм пассажирлар терминаллары, транспорт чаралары һәм күчмә әсбапларны кулланучылар автомат рәвештә үзара эшләү чараларын үстерү һәм кертүнең ирешелгән практик нәтиҗәләре турында фикер алышты.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  34 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 13 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән мунчада – 1 янгын,  шәхси йортта – 2 янгын, күпфатирлы йортта – 1 янгын.


27
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы (МОГО) 1972 елдан эшли. Бу бәйрәмне корганда, МОГО Генераль ассамблеясы гражданнар оборонасы, гражданнарны саклау һәм гадәттән тыш хәлләргә каршы торуның милли хезмәтләренең төп бурычларында кешеләрне катнаштыру максатын әзәрлекләде. Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне җәмәгатьчелекне гражданнар оборонасының милли хезмәтләренең бурычлары белән танаштырырга, халыкны, матди чараларны һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча аларның эшен пропагандаларга өнди.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  28 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 8 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән мунчада – 2 янгын,  шәхси йортта – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.


26
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Ватанны саклаучы көне алдыннан икенче отряд бүлекләренең спортчыларын чаңгы эстафетасы ярышларында тагын җыйган. Ярышлар Әлмәт районы Җәлил поселогының спорт комплексында үткәрелде. Тылсымлы матур урыннан кергән тәэсирне каты суык бераз бозды, әмма ул да катнашучыларның азартын суыта алмаган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International