Федераль янгынга каршы хезмәтенең беренче отрядының уку-күнегү полигонында отрядның янгын сүндерү һәм коткару бүлекләрнең нәүбәт каравыллары арасында көчләрне һәм чараларны җәелдерү буенча ярышлар үтте. Бишәр кешедән торган 52 нәүбәт каравылы катнашты. Барлыгы 270 кеше кушылды. Ярышлар өч этапта уза. ПСЧ-93 4 каравылы ярышларның лидеры булды.