ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Республика пляжлары буенча чираттагы турнега Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең ГИМС хезмәткәрләре һәм Казан коткаручылары ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Һәлакәтләр медицинасының табиблары һәм рәсми пляжларда һәр көн кизү торган Казан шәһәре ОСВОД коткаручылары белән берлектә киттеләр. Бу юлы барысы да Казанның "Түбән елга арты" пляжында ял итүчеләр белән суда батучыны коткару һәм аңа яр буенда беренче медицина ярдәмен күрсәтүнең беренчел белеме буенча мастер-класс үткәрү өчен җыелды. 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  84 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 13 тапкыр, ялган чакырулар буенча –  43  тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр.


1
июль, 2018 ел
якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 95 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 12 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 52 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр.


30
июнь, 2018 ел
шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 46 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 13 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр.


29
июнь, 2018 ел
җомга

Су объектларында кешеләрнең тормыш иминлеген тәэмин итү Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын иминлеген тәэмин итү комиссиясенең бүгенге утырышының төп соравы булды. Июньдә генә 22 кеше батып үлгән, шул исәптән өч бала. Һәлакәтләрнең төп сәбәбе җиһазландырылмаган урында исерек хәлдә коену булып тора.

Дистәләгән кызлар һәм малайлар һәм аларның ата-аналары Казансу елгасының матур яр буена салкын суда сафланыр өчен кызу кояштан качып киттеләр. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе ГИМС Үзәгенең хезмәткәрләре, йөзү буенча спорт мастерлары, "Казаноргсинтез" бассейнының спорт йөзү мәктәбенең тренерлары, ГТХМ һәм ОСВОД коткаручылары  Татарстан башкаласының халкы һәм кунакларының ялын тагын да файдалырак ясарга булдылар.

Бүген 48 колледж бетерүчесе урта һөнәри белем турында дипломнар бергә коткаручы китапчыкларын һәм таныклыкларын алалар. 68 укучы колледждан яшь нык кошлар сыман очып чыгалар. 12 тәмамлаучыларга лаеклы рәвештә кызыл дипломнар бирелде. Аларга янгын сүндерү һәм коткару бүлекләренә һәм коткару отрядларына туры юл ачыла.

Сәгать 10.00 дә яну локальләштерелде. 12.00 гә ачык яну бетерелде. Һәлакәт урынын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының лабораториясе эшли. 2 000 кв. метр мәйданында пуску бара. 

Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре "Бригантина" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең яшь укучылары белән янгын иминлеге һәм судагы иминлек буенча дәрес үткәрделәр. Мондый дәресләрне шәһәр читендәге балалар лагерьларында 8 нче федераль янгынга каршы отрядның хезмәткәрләре даими рәвештә үткәрәләр. Июльдә зур масштаблы янгын-тактик өйрәнүләр "Горьковец" сәламәтләндерү лагерында оештырылачак.

Бүген иртән Лениногорск шәһәре янында каты көнкүреш калдыклары янып киттеләр. Урмангаһәм торак пунктларга таралу куркынычы юк. 08 сәгать 30 минутка каты көнкүреш калдыкларын сүндерү буенча көчләр һәм чаралар төркемен арттыруы бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International