Йөзешәр казанлылар 18 июльдә Горки-Әмәт урманына Парклар һәм скверлар дирекциясе һәм Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны белән берлектә "ЯСНО" җәйге шәһәр программасы һәм Русия ГТХМ да Иминлек культурасы елы чикләрендә оештырылган интерактив мәйданчыкка килделәр. Интерактив мәйданчыкта ГТХМ бүлекләренең янгын сүндерү һәм коткару техникасы һәм җиһазлары күргәзмәсе эшләде. Барлык теләүчеләр чыннан-чын янгын сүндерүче була алган һәм шартлы янгынны съндереп карый алган.