Бөгелмәдә янгында ир-атны коткардылар

2018 елның 17 июле, сишәмбе

17 июльдә Бөгелмә шәһәрендә фатир янып киткән. Ишекне бензорез ярдәме белән кисеп ачарга туры килде, бер үк вакытта янгын сүндерүчеләр автобаскыч буенча балконга менделәр. Бина нык төтнләнгән иде. Балконда һәм залда җиһазлар яна иде. Янгын сүндерү барышында 1956 елгы хатын-кызның һәм 2011 елгы кызның үлекләре табылды. Янгын  вакытында кыз йоклый иде. Аның караваты янында идәндә 1981 елгы ир-ат яшәү билгеләре белән ята иде. Башлангыч мәгълүматлар буенча янгын сүндерелмәгән тәмәке аркасында килеп чыккан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International