Бүген "Татарстан Республикасы федераль янгынга каршы хезмәт бүлекләренең иң яхшы янгын сүндерүчесе" республика смотр-конкурсының финалы үтте. Әлеге смотр-конкурска Казанга барлык ФПС бүлекләреннән 19 иң яхшы янгын сүндерүче килгән. Республика конкурсының җиңүчесе региональ этапка үтәчәк. Смотр-конкурс программасы көч куллану, гамәли янгын сүндерү күнегүләр, 1 километр кросстан, шулай да теоретик белемнәрне тикшерүдән тора.