ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең Гражданнар саклау идарәсе белгечләре ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе базасында оештырылган гражданнар оборонасы санитар-эпидемиологик күзәтү хезмәте җитәкчелеге һәм персоналының сугыш вакытында, шулай ук хәрби конфликтларда гражданнар оборонасын хәзерге заман тидерү чараларын куллану шартларында эш итү күнекмәләрендә бәя бирделәр. Махсус укулар ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгендә үткәрелде.

Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 73 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 8, ялган чакыру буенча – 25, янусыз кыска ялганыш аркасында – 3, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 14. Республика янгын сүндерүчеләре 13 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 6, каралтылар – 6, транспорт чаралары – 1. 1 кеше коткарылган.


31
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Янгыннарга һәм кешеләрнең һәлак булуына юл куймаска, йорт хуҗаларына куркынычсызлык чаралары турында искәртергә кирәк – шундый максат белән Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының хезмәткәрләре "Торак-2018" янгын профилактикасы операциясе кысаларында шәһәр һәм районның торак секторы буенча профилактик рейдлар үткәрә. Васильево бистәсендә янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре "Советлар Союзы Герое Н. Волостной исемендәге Васильево кадет интернат-мәктәбе" укучыларын эшкә җәлеп итәләр. 153 янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең янгын сүндерүчеләре белән бергә ГТХМ кадетлары торак йортларны әйләнеп чыга, белешмәлекләр өләшә һәм яшәүчеләрдән ут белән сак булуларын сорый.

Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 10, ялган чакыру буенча – 17, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 0, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 20. Республика янгын сүндерүчеләре 4 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2, каралтылар – 1, башка милек төрләре – 1. 1 кеше үлгән.


30
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсендә һөнәри һәм саф әзерлек буенча контроль дәресләр узды. Тикшерү барышында ГТХМ хезмәткәрләре үз юнәлеше буенча теоретик белемнәр дәрәҗәсен билгеләү, шулай ук хезмәтне саклау нигезләрен белү буенча зачетлар тапшырдылар. Баш идарәнең спорт манежында хезмәткәрләр физик әзерлек нормативларын башкардылар: тартыну, чаллы йөгерү һәм 1 км кросс. ФПС хезмәткәрләре штурм баскычы буенча 4 нче каттагы уку манарасының менүендә ярыштылар.

Кече суднолар тиз искерү һәм бозылуны булдырмас өчен аларны кышка дөрес әзерләргә кирәк. Киләсе навигация чорында кече судноларны кулланганда куркынычсызлык моңа бәйле. Навигация чоры тәмамлангач, кече судноларга җентекле хезмәт күрсәтү һәм консервацияләү үткәрергә, аларның кышкы саклавын һәм тотыун билгеләргә кирәк. Авыр түгел процедураларны башкарып, су транспортының сакланышын һәм хезмәт итү вакытын шактый арттырырга мөмкин.

Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 46 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 6, ялган чакыру буенча – 17, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 0, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 13. Республика янгын сүндерүчеләре 6 янгынны сүндергән, шул исәптән 3 янгын торак секторда, бакча йортлары – 2, каралтылар – 1. 1 кеше зыян күргән, 1 кеше үлгән.


29
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Көзге һава торышының мәкерлеге, көчле җил, салкыннар һәм төнге кыраулар Татарстан Республикасы сулыкларында һәлакәтләр килеп чыгу куркынычлыгын арттыра. Узган ике атнада Татарстан елгаларында кече суднолар белән файдаланганда ике һәлакәт булган. Нәтиҗәдә ике кеше һәлак булган, тагын ике ир-атны эзләү әлегә кадәр дәвам итә. Фаҗигале вакыйгаларга аркасында кече суднолар буенча ТР баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов судно хуҗаларына көзге сезон аралыгында навигацияне тизрәк тәмамлау буенча тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итте.

Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 44 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 6, ташланган бина – 1, ялган чакыру буенча – 15, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 5, башкаларга – 1. Республика янгын сүндерүчеләре 8 янгынны сүндергән, шул исәптән 2 янгын торак секторда, бакча йортлары – 1. 1 кеше зыян күргән, 1 кеше үлгән.


28
октябрь, 2018 ел
якшәмбе

Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 46 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 3, ялган чакыру буенча – 14, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 3, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 11, башкаларга – 1. Республика янгын сүндерүчеләре 6 янгынны сүндергән, шул исәптән 3 янгын торак секторда, каралтылар – 2, бакча йортлары – 1. 1 кеше зыян күргән, 1 кеше коткарылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International