Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 40 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 1, ялган чакыру буенча – 22, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 8. Республика янгын сүндерүчеләре 3 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1, каралтылар – 1, мунчалар – 1. 2 кеше үлгән.
Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазны кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 1, мичне кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 2.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 3 тапкыр чыкканнар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 8 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ватып ачуга – 3, юл һәлакәтләре – 3, чирлене күчерүгә – 1, башкаларга – 1. Профилактика эшләренә – 17 тапкыр.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96