Куркынычсызлык культурасы елы кысаларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү буенча профилактик эш балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә юнәлдерелгән. Бүген Питрәч муниципаль районы буенча күзәтчелек һәм профилактика эше бүлегенең өлкән инспекторы Роман Пушков "Каенкай" балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналары алдында гомуми җыелышта чыгыш ясады.