Бүген профилактик дәресләрдә Казанның Киров районындагы 137 нче урта мәктәп укучылары катнашты, алар ГТХМ хезмәткәрләре һәм ОСВОД коткаручыларыннан бозда куркынычсызлык тәртибе буенча төпле киңәшләрен игътибар белән тыңладылар һәм истә калдырдылар, шулай ук суда коткару чараларын куллану белән таныштылар. Мондый дәресләрне ОСВОД коткаручылары ГИМС инспекторлары белән берлектә Казан шәһәренең һәм Татарстан Республикасының уку йортларында даими рәвештә үткәрәләр.