29 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр Федераль янгынга каршы хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча беренче отрядының янгын сүндерү һәм коткару бүлекләренең кизү каравыллары көч һәм чараларны җәелдерү буенча осталыкта көч сынашты. Ярышларда отрядның 13 янгын сүндерү һәм коткару бүлекләренең һәрберсендә 5 әр кеше катнашкан. Ярышлар өч этапта үткәрелде: махсус кием кию, шартлы янгынны сүндерү һәм противогаз кию һәм мишеньне ике катнаш куллы көпшә белән тидерү.
2 нче отрядның спорт-күнегү манежында гамәли янгын спорт буенча ярышлар узды, анда гомуми белем бирү йортларының 13 төркеме катнашты. Балалар шундый дисциплиналарда сынашты: штурм баскычы буенча менү һәм эстафета (киртәләр аша 100 метрлы полосаны җиңү). Каты көрәш нәтиҗәсендә 12 нче урта мәктәп беренче урынны алды.
Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 52 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 12, ялган чакыру буенча – 17, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 15. Республика янгын сүндерүчеләре 3 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1, бакча йортлары – 1, транспорт чаралары – 1. 1 кеше үлгән.
Түбән Камада һәм Түбән Кама районында җитештерү предприятиеләренең куркынычсызлыгын тәэмин итү сорауларына зур игътибар бирелә.
Ерак урнашкан авыл торакларының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итәр өчен күп нәрсә эшләнә. Район ярдәме белән республика янгынга каршы хезмәтнең “Елантово” һәм “Сухарево” дигән аерым постлары корылган. Югары Уратма авылында тугыз ирекле янгын сүндерү төркемнәрен һәм муниципаль янгын сүндерү хезмәтен тотуга финанслау бүлеп бирелә.
Бүген Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең Гражданнар саклау идарәсе белгечләре ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе базасында оештырылган гражданнар оборонасы санитар-эпидемиологик күзәтү хезмәте җитәкчелеге һәм персоналының сугыш вакытында, шулай ук хәрби конфликтларда гражданнар оборонасын хәзерге заман тидерү чараларын куллану шартларында эш итү күнекмәләрендә бәя бирделәр. Махсус укулар ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгендә үткәрелде.
Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 73 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 8, ялган чакыру буенча – 25, янусыз кыска ялганыш аркасында – 3, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 14. Республика янгын сүндерүчеләре 13 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 6, каралтылар – 6, транспорт чаралары – 1. 1 кеше коткарылган.
Янгыннарга һәм кешеләрнең һәлак булуына юл куймаска, йорт хуҗаларына куркынычсызлык чаралары турында искәртергә кирәк – шундый максат белән Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының хезмәткәрләре "Торак-2018" янгын профилактикасы операциясе кысаларында шәһәр һәм районның торак секторы буенча профилактик рейдлар үткәрә. Васильево бистәсендә янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре "Советлар Союзы Герое Н. Волостной исемендәге Васильево кадет интернат-мәктәбе" укучыларын эшкә җәлеп итәләр. 153 янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең янгын сүндерүчеләре белән бергә ГТХМ кадетлары торак йортларны әйләнеп чыга, белешмәлекләр өләшә һәм яшәүчеләрдән ут белән сак булуларын сорый.
Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 10, ялган чакыру буенча – 17, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 0, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 20. Республика янгын сүндерүчеләре 4 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2, каралтылар – 1, башка милек төрләре – 1. 1 кеше үлгән.
Бүген Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсендә һөнәри һәм саф әзерлек буенча контроль дәресләр узды. Тикшерү барышында ГТХМ хезмәткәрләре үз юнәлеше буенча теоретик белемнәр дәрәҗәсен билгеләү, шулай ук хезмәтне саклау нигезләрен белү буенча зачетлар тапшырдылар. Баш идарәнең спорт манежында хезмәткәрләр физик әзерлек нормативларын башкардылар: тартыну, чаллы йөгерү һәм 1 км кросс. ФПС хезмәткәрләре штурм баскычы буенча 4 нче каттагы уку манарасының менүендә ярыштылар.
Кече суднолар тиз искерү һәм бозылуны булдырмас өчен аларны кышка дөрес әзерләргә кирәк. Киләсе навигация чорында кече судноларны кулланганда куркынычсызлык моңа бәйле. Навигация чоры тәмамлангач, кече судноларга җентекле хезмәт күрсәтү һәм консервацияләү үткәрергә, аларның кышкы саклавын һәм тотыун билгеләргә кирәк. Авыр түгел процедураларны башкарып, су транспортының сакланышын һәм хезмәт итү вакытын шактый арттырырга мөмкин.