Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 37 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 1, ялган чакыру буенча – 9, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 9. Республика янгын сүндерүчеләре 12 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында ел саен кышкы чорда 88 дән 96 га кадәр кеше күпләп бозга чыга торган урын теркәлә, балыкчыларның гомуми саны дистәләгән мең кеше тәшкил итә. Халык күпләп бозга чыга торган урыннарда (балык тотарга яратучылар) 13 ноябрьдән республиканың су объектларында балыкчылар күп җыелган урыннарда һава мендәрендәге суднолар кулланып тәүлек буе эшли торган 9 коткару посты урнаштырылган.
Азнакай шәһәренең "Солнышко" 5 нче балалар бакчасында игътибарлы контроль астында һәм федераль дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары белән тыгыз элемтәдә янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә танып белү эше алып барыла. Балалар өчен "Янгын куркынычсызлыгы белгечләре" дигән мавыктыргыч уен оештырылды. Чарада балалар бакчасы педагоглары да, ата-аналар да һәм, әлбәттә, балалар да катнашты.
26 ноябрь иртәсендә Казан үзәгендә дүрт катлы административ бинаның түбәсе янды. Бинадан мөстәкыйль рәвештә 30 кеше эвакуацияләнде. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгынның чамалана торган мәйданы 400 кв. м. Аны сүндерүгә 7 РСК-50 көпшәсе һәм 1 лафет көпшәсе юнәлтелгән.
Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 43 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 2, ялган чакыру буенча – 9, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 5, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 9. Республика янгын сүндерүчеләре 6 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3.
22 ноябрь иртәсендә 112 ашыгыч чакыру хезмәте операторы Наталья Петряевага бала табуны кабул итәргә туры килгән. Сүз уңаеннан, өч бала анасы Наталья телефон сөйләшүе вакытында яңа ата-аналарын тынычландырды, шулай ук табиблар белән киңәшләшеп, бала табарга рөхсәт итү өчен кирәкле барлык гамәлләрне дә хәбәр итте.
23 ноябрьдә ЦУКС ка "112" системасы буенча мөрәҗәгать итүченең Лаеш шәһәрендә Иске Пристань янында бозда китүе турында хәбәр килде. Нептун-11 һәм Хивус-6 һава мендәре суднолары ярдәмендә 8.08 дә чиста суда боз кырыеннан бер километр ераклыкта ирне зур боздан алып, ярга китерделәр.
Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 37 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 5, ялган чакыру буенча – 14, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 7. Республика янгын сүндерүчеләре 2 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2. 1 кеше яраланган.
22 ноябрьдә 03.11 дә Татарстанның Питрәч районы Көек авылы янында "Светлый" торак комплексыннан шалтырату булды. 38 атналык йөк срогы белән утыз ике яшьлек хатын-кыз бала табу турында хәбәр итте. Бала табуны 112 операторы җитәкчелегендә балалы хатынның ире кабул итә. Бала 03.16 да дөньяга туды. Барлык кирәкле эшләрне ире бик яхшы үткәрде.
Ике сезон арасында республика сулыкларында боз кату чорында коткаручыларның эшләре арта. Алар төрле һәлакәтләрне бетерүгә дә чыгалар, халык белән зур профилактик эш тә алып баралар. Коткаручылар бозда балык тотарга яратучылар турында да онытмый. Ә балалар куркынычсызлыгы – аерым игътибар зонасында. Көн саен ГТХМ хезмәткәрләре балалар һәм мәктәп укучылары белән бозда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча дәресләр үткәрә.