Раштуа бәйрәме вакытында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе Раштуа бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән күзәтчелек чаралары комплексын планлаштырган һәм уздыра.
Татарстан Республикасы территориясендә Раштуа бәйрәм чараларын уздыру Рус Православие Чиркәвенең 241 объектында планлаштырылган (217 объект – храмнар, соборлар, чиркәү, монастырьлар, 24 объект – мәхәллә, гыйбадәт йортлары, часовня).
Төп объектларның күбесе Казан шәһәрендә 37 объект (15%), шулай ук Түбән Кама (16), Лаеш (14), Яшел Үзән (13), Питрәч (11), Алексеевск (10), Чүпрәле һәм Алабуга (9), Мамадыш (8), Әлмәт һәм Буа (7) муниципаль районнарында һәм Яр Чаллы шәһәрендә (5).
Республика территориясендә Рус Православие Чиркәвенең 335 объекты исәпкә алынды.
Массакүләм чаралар вакытында янгын, буяу һәм башка янгын куркынычы булган эшләр башкару тыела.
Раштуа бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү эше дәвам итә һәм Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең даими контролендә тора.