Пиротехника эшләнмәләрен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп кулланыгыз

2019 елның 4 гыйнвары, җомга

Пиротехника эшләнмәләрен кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү, кагыйдә буларак, гражданнарның җәрәхәтләнүенә китерә.

Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:

 Пиротехник эшләнмәләр сатып алганда тәңгәллек сертификаты, рус телендә инструкция булуын, яраклылык вакытын тикшерергә кирәк. Кимчелеге булган яки фитиль һәм корпусы бозылган әйберләр белән кулланырга ярамый.

Пиротехника әйберләрен кабызганда:

- көчле җил булганда, куркыныч зона күләмен 3-4 тапкыр арттырырга кирәк. Тамашачыларны фейерверк мәйданыннан 35-50 метр арага урнаштырырга кирәк. Ракеталар, күбәләкләрне торак йортлар һәм башка корылмалар янында куллану катгый тыела, чөнки алар тәрәзәгә яки форточкага эләгергә, чарлакка яки түбәгә менәргә һәм янгын сәбәбе булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International