Бүген "Сосновая роща” паркында мастер-класс буенча берничә мәйданчык җәелдерелде, анда казанлылар һәм шәһәр кунаклары үзләрен янгын сүндерү, плотник һәм төзүче ролендә сынап карадылар. Бу бәйрәм чарасын Татарстан башкаласында Яңа ел көннәрендә килүче Казан халкы һәм туристлар өчен Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе «профессиональ кыш» акциясе кысаларында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен җәлеп итеп оештырды.
Балалар да үзләрен янгын сүндерүче итеп тойдылар, янгын сүндерүчеләрнең хәрби киемнәрен һәм матур янгын каскларын күрсәттеләр. Өлкәннәр аларны фотога төшергән һәм шунда ук «INSTAGRAM»га куйган. Ә квадроцикл һәм кар аша йөрү машинасына утырып, балалар кешеләрне коткару өчен көрәшергә әзер иделәр. «Иң яхшы янгын сүндерүче» мәйданчыгында булып, балалар һәм өлкәннәр шатлык, соклану һәм бәйрәм онытылмаслык хис-кичерешләр алдылар. Янгын сүндерүчеләр барлык казанлыларга бозда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү һәм ут белән эш иткәндә тематик белешмәлекләр тараттылар.