Бүген Алабуга муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучыларын янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәттеләр.
Куркынычсызлык дәресләре Алабуга шәһәренең бер мәктәбендә бер үк вакытта барлык башлангыч сыйныфларда үткәрелде. Һәм бу дәресләрне мәктәп укытучылары түгел, ә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре үткәрде, шуңа күрә балалар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары белән диалогта актив катнаштылар.
20нче гыйнвар вакыйгалары:
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре 51 тапкыр ярдәмгә чыккан. Ялган чакыру буенча - 19 тапкыр, башка хезмәтләр белән хезмәттәшлек итүгә - 13, ризык януына – 4, кыска ялганыштан - 3 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгын сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар - 3, транспорт чаралары – 1, милекнең төрле формалары – 2. 2 кеше зыян күргән. Кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган. 1 кеше коткарылган.
Янгын сәбәпләре: электр җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлгы кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлгы кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 4 янгын, ут белән саксыз эш итүдән - 1 янгын, башка сәбәпләр аркасында – 2 янгын.
Бүген православие динен тотучылар Крещение Господне зур чиркәү бәйрәмен билгеләп үтә. Бу көнне илнең күп кенә төбәкләрендә бәкеләр янында коенырга теләүчеләр җыела. Республиканың 37 муниципаль берәмлегендә Крещение Господня бәйрәмен үткәрү чорында 123 коену урыны оештырылган, шуларның 41е елгаларда урнашкан; 42 урыны күлләрдә һәм буаларда; 40 бәке чишмәләрдә (0,5 метрдан 1,5 метрга кадәр тирәнлектә). Катнашучылар саны-27 меңнән артык кеше. Коенучылар иминлеген тәэмин итү өчен барлыгы ГТХМ, ЭЭМ, Сәламәтлек саклау министрлыгы, иҗтимагый оешмалар һәм муниципаль берәмлекләр, 951 кеше җәлеп ителгән, 255 берәмлек техника кулланылган.
19.01.2019, 09.27 сәгатьтә ”Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кризислы Хәлләр белән Идарә итү Үзәге Баш Идарәсе”нә “112” «системасы буенча "Сәүдә Йорты бинасында янгын турында хәбәр килде.
Бинада янгын сигнализациясе һәм янгын вакытында эвакуация системасы эшләде, бинадан 60 кеше мөстәкыйль эвакуацияләнде.
Бөгелмә янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының көчләре һәм чаралары 2нче номерлы автомат чакыру буенча җибәрелде.
«ТР буенча ОФПС 11» ФГКУ ПЧ-64 янгын сүндерү-коткару бүлегенең беренче янгын сүндерү бүлеге килеп җитү буенча 09.32 сәгатьтә сәүдә йорты бинасы түбәсе яну очрагы ачыкланды. 10.15 сәгатьтә 80 кв.м мәйданга таралган янгын сүндерелгән.
Урында Россия гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм системасыннан 42 кеше һәм 18 берәмлек техника, шул исәптән Россия ГТХМнан 18 кеше һәм 10 берәмлек техника эшләгән.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре 38 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгын сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар – 1, төрле милек – 1/ Кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган. Тагын бер кеше зыян күрде. Бер кеше коткарылган.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
«Торак» сезонлы операциясе кысаларында Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре Югары Ослан муниципаль районының Канаш һәм Олы Мәми авыл җирлекләренең торак йортларын карап чыктылар. Халык белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде, алар барышында янгын белән саксыз эш итүнең нәтиҗәләре һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозулары турында шәхси секторда яшәүчеләргә җентекләп сөйләделәр.
Ел башыннан бирле Татарстан Республикасында 137 янгын булган, аларда 6 кеше һәлак булган, 13 кеше имгәнгән.
16нче гыйнвар:
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 36 тапкыр ярдәмгә чыккан. Ялган чакырулар буенча - 12 тапкыр, ризык көю очраклары буенча – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгын сүндергән, шул исәптән шәхси йортта – 2, мунчада – 1, каралтылар – 1, күпфатирлы йортларда – 1, бакча йортларында – 1, каралтыда – 1, башка объектларда – 1.1 кеше һәлак булган, 1 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 5 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, ут төртүдән – 3 янгын, башка сәбәпләр аркасында – 5 янгын.
Шундый исем астында бүген Минзәлә районының 11 нче номерлы балалар бакчасында дәрес узды. Минзәлә районының «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә янгын вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре сөйләде.
Янгын куркынычсызлыгы культурасын иртә балачактан ук тәрбияләргә кирәк, чөнки бүгенге көндә ут белән балалар уеннары янгын чыгу сәбәпләренең берсе булып тора, балалар һәлак була яки имгәнә.
Балалар өчен янгын куркынычсызлыгы темасына дәрес куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнүдән башланды. Ут куллану кагыйдәләренә зур игътибар бирелде. Материалны ныгыту өчен мәктәпкәчә яшьтәге балаларга берничә табыш һәм ребус чишәргә тәкъдим иттеләр. Кызыклы әңгәмә барышында балалар шулай ук янгын яки көчле төтен чыккан очракта идәнгә мөмкин кадәр түбәнрәк ятарга, шулай ук стена буйлап барырга кирәклеген белделәр.
Ут көчен истә тотмыйча булмый, чөнки безнең контроль астында калып, ул рәхимсез дошманга әверелә, - Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәре әлеге гыйбрәтле ноткада үз чыгышын тәмамлады.
15нче гыйнвар:
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Ялган чакырулар буенча-7 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү - 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр.
Республика янгын сүндерүчеләре 5 янгынны сүндергән, шул исәптән күпфатирлы йортларда – 1, шәхси йортларда – 1, каралтылар – 1, транспорт чараларда – 2, башка объектларда – 1.2 кеше һәлак булган, 4 кеше коткарылган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Крещение Господня бәйрәме уңаеннан коену урыннарында боз калынлыгын тикшерә башладылар.
Әлеге тикшерүләр Татарстан шәһәрләре һәм районнарында 19 гыйнварга кадәр крещен су коендыру урыннары буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан уздырылачак. Боз катламының контроль үлчәмнәре Крещение Господня бәйрәме алдыннан үткәрелә, ягъни 18 гыйнварда, һәм православие оешмалары вәкилләреннә коенучылар саны буенча рекомендацияләре биреләчәк.