“Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе ФДБУ”нән консультация-метеорологик күренешләрнең 05 сәгатьтән көчәюэ турында кисәтү килде. Һәм 23 сәгатькә кадәр булачак дип хәбәр ителә. 2019 елның 7-нче февралендә иртән, көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтеләсе шартлар:
- көчле кар;
- 500-1000 метрга кадәр күрем начарлану белән буран;
- көньяк-көнчыгыштан көчле җил, көчәйгәндә 15-18 м/с тизлектә;
- юлларда кар көртләре.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе буран һәм җил көчәю вакытында алдагы киңәшләр бирә:
Аяк киеме уңайлы һәм таймый торган булырга тиеш. Сак булыгыз, тигезсезлекне исәпкә алып, аякка тулы басып йөрегез. Өлкән кешеләргә резина очлы яки махсус шиплы таяк кулланырга киңәш ителә.