2019 ел, 4нче февраль вакыйгалары:
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 32 тапкыр ярдәмгә чыккан. Ялган чакырулар буенча-11 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, кыска ялганыштан-1 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар - 1, милекнең төрле формалары – 1. 2 кеше зыян күргән.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән-5 янгын.
Узган тәүлектә ирекле янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 1 тапкыр ярдәмгә чыккан.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча - 3 тапкыр. Һөнәри эшләргә-9 тапкыр.
Трассада ярдәм күрсәтү:
04.02.2019 20.25 Әлмәт районы, Болгар авылы-1 Әлмәткә кадәр якынча 20-25 км.
ВАЗ 2115 автомобиле юлда ватыла. Транспорт чарасында машина йөртүче, 1979 елгы һәм өч пассажир: 1984 елгы хатын-кыз, һәм ике кыз, 2010 һәм 2018 елгылар. Һәлакәт булган урынга килгән Әлмәт районы ЭКП коткаручылары хатын-кызны балалары белән салкын машинадан авария-коткару автомобиленә күчереп, кайнар эчемлек һәм юрганнар бирделәр. Шуннан соң иярчен машинага Әлмәт шәһәренә кадәр утырттылар. Машина йөртүчегә эвакуатор чакырылды.
04.02.2019, 14.20, «Рәхмәт Поляна» ял итү мәйданчыгы 11-нче номерлы киоск янында ир-ат аңсыз ята. Шаһитлар коткаручыларны чакырдылар. 5 нче ЗЭКО коткаручылары, һәлакәт булган урынга килеп, ирне хисләренә алып, туңырга ирек бирмәделәр. Үз автомобильләренә утыртканнар, җылытканнар, кайнар чәй эчерткәннәр һәм ашыгыч ярдәм бригадасын чакыртканнар. Шуннан соң зыян күрүчене Мамадыш шәһәре Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе медикларына тапшырдылар.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка балаларны караучысыз калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.
- Балаларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янган бинадан чыга алмый.
- Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уйнауга чик кую, балаларга аларның куркынычлыгын аңлату.
- Балаларның иминлеге турында кайгыртыгыз, янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәклеген, аннары «112» ашыгыч ярәме турында аңлатыгыз. Үз балалары өчен үрнәк булыгыз.
Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кеше салкынлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлык. Алкоголь исереклеге халәтендә кеше үз гамәлләрен, башка кеше гомере өчен дә бернинди җаваплылык тота алмый.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96