Яшел Үзәнгә эш визиты кысаларында «Татарстан Республикасы суларында коткару җәмгыяте» региональ иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Вячеслав Кандрашин булды. Сәфәрнең төп максаты-урыннарда эшләрнең реаль торышы, проблемалары белән танышу, СКҖ җирле бүлекчәләре эше барышында барлыкка килгән мәсьәләләрне карау.
Яшел Үзән муниципаль районының СКҖ - иҗтимагый берләшмәсе 2016 елның июнендә оештырылган. Хәзер аның составында 22 кеше. 2018 елның 21 июнендә Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты һәм «Татарстан Республикасы суларында коткару җәмгыяте» Төбәк иҗтимагый оешмалары арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Җәмгыятьнең төп бурычлары - суда куркынычсызлык чараларын үтәү һәм су объектларында бәхетсезлек очракларын кисәтү буенча халык арасында профилактик һәм аңлату эшләре алып бару.
Хәзерге вакытта СКҖ Яшел Үзән бүлекчәсе хезмәткәрләре профилактика эшчәнлегендә актив катнашалар. Киләчәктә СКҖ Яшел Үзән бүлеге инфраструктура булдыру буенча сынау проектын башлап җибәрергә планлаштыра, 1,4 га мәйданлы җир участогында администрациясе тарафыннан хезмәткәрләр урнаштыру өчен бина төзү, шулай ук көймә станциясе, ял базасы төзү планлаштырыла. СКҖ хезмәткәрләренә хезмәт хакын финанслау һәм түләү мәсьәләсе тора.
Резеда Йосыпова