“Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе ФДБУ”нән консультация-метеорологик күренешләрнең 05 сәгатьтән көчәюэ турында кисәтү килде. Һәм 23 сәгатькә кадәр булачак дип хәбәр ителә. 2019 елның 7-нче февралендә иртән, көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтеләсе шартлар:
- көчле кар;
- 500-1000 метрга кадәр күрем начарлану белән буран;
- көньяк-көнчыгыштан көчле җил, көчәйгәндә 15-18 м/с тизлектә;
- юлларда кар көртләре.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе буран һәм җил көчәю вакытында алдагы киңәшләр бирә:
Аяк киеме уңайлы һәм таймый торган булырга тиеш. Сак булыгыз, тигезсезлекне исәпкә алып, аякка тулы басып йөрегез. Өлкән кешеләргә резина очлы яки махсус шиплы таяк кулланырга киңәш ителә.
Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан «Сарман районы Киноучреждениесе» МБУсе хезмәткәрләре белән берлектә гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары өчен «куркынычсызлык атналыгы» оештырылды. Инде бер атна чамасы янгын нәтиҗәсендә балаларның үлүен һәм җәрәхәтләнүен кисәтү максатыннан янгын куркынычсызлыгы буенча ачык дәресләр үткәрелә, алар барышында балаларга мәктәптә һәм көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре аңлатыла.
Бүген «Сарман» кинотеатрында Сарман гимназиясенең башлангыч сыйныф укучыларына янгын куркынычсызлыгы темасына видеофильмнар күрсәтелде. Дәрес сыйныф җитәкчеләре һәм укучылар катнашында үткәрелде, мәктәптә янгын чыгуның төрле очраклары һәм педагогларга янгын чыгу турында хәбәр иткән укучыларның гамәлләре теоретик яктан эшкәртелде, ә тегеләре, үз чиратында, янгын саклауга хәбәр итте. Куелган бурычны балалар да, укытучылар да «бишле» гә үтәде. Чарада 63 кеше катнашты.
2019 ел, 5-нче февраль вакыйгалары:
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә чыккан. Ялган чакырулар буенча-12 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 4, каралтылар - 2, милекнең төрле формалары – 1. 2 кеше зыян күргән.
Түбән Кама шәһәренең 32нче гимназиясенең башлангыч сыйныф укучылары өчен ачык ишекләр көнен Түбән Кама районының надзор эшләр һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәрләре янгынга каршы пропаганда һәм иҗтимагый элемтәләр үзәгенең Шәһәр янгын сүндерү-коткару бүлеге бинасында урнашкан филиалында оештырдылар. Бу көнне укучыларның уку процессы янгын күргәзмәсенә мавыктыргыч экскурсия белән алышынды.
2019 ел, 4нче февраль вакыйгалары:
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 32 тапкыр ярдәмгә чыккан. Ялган чакырулар буенча-11 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, кыска ялганыштан-1 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар - 1, милекнең төрле формалары – 1. 2 кеше зыян күргән.
Очрашуга Россия ГТХМ һәм КБСК арасында Мәскәүдә хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую сәбәп булды. Бүген Россия гадәттән тыш хәлләр министры Евгений Зиничев һәм коткаручылар Бөтенроссия студентлар корпусы президенты Евгений Козеев хезмәттәшлек турында уртак килешүгә кул куйдылар.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисенең беренче урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм Татарстан Республикасы янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышы барышында хәбәр итте. Утырышта "янгыннар санын һәм аларда кешеләр үлемен киметү буенча өстәмә чаралар турында”гы мәсьәлә каралды.
Алексеевск муниципаль районында «01» яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы көндәлек актив эшчәнлек алып бара. Бүген балаларның пропаганда эшен бәяләргә Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлеге начальнигы Олег Ещев чакырылды.
Янгын сүндерүчеләрнең яшь дуслары үткәрә торган чыгышлар яшьтәшләреннән янгын куркынычсызлыгы күнекмәләренә юнәлдерелгән. Балалар даими рәвештә күрсәтмә-агитация материаллары кулланып үзләре ия булган белемнәргә өйрәтәләр. Эшләнгән сценарий буенча балалар укучыларны уен формасында шәхси һәм Коллектив куркынычсызлык мәсьәләләренә җәлеп итә, янгыннарны, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү белән кызыксынуны үстерә һәм янгын чыккан очракта эш итә белүләрен үстерә алалар. Бу бигрәк тә балалар белән эшләгәндә нәтиҗәле.
Дружинаның иҗади үсешен стимуллаштыру өчен Алексеевск муниципаль районы буенча Баш дәүләт инспекторы балаларга кепкалар тапшырды һәм, әлбәттә инде, яшьтәшләрендә янгын куркынычсызлыгы күнекмәләрен тагын да уңышлырак ныгыту буенча киңәшләр бирде.
2019 елның 3нче февраль вакыйгалары:
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан. Ялган чакырулар буенча-13 тапкыр, башка хезмәтләр белән хезмәттәшлек итүгә – 9 тапкыр, ризыкның януына – 1 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар - 1, милекнең төрле формалары – 2.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 6 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән - 3 янгын, ут төртүдән-1 янгын.
ЮТХ нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә ирекле янгын сүндерү бүлекчәсе 4 тапкыр чыкты. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча - 2 тапкыр, ЮТХнә – 1 тапкыр, бармактан боҗрага-1 тапкыр. Һөнәри эшләргә-9 тапкыр.
Бөтенроссия янгын-гамәли спорт турниры Татарстан Республикасы Премьер-министр Кубогы 15 еллык тарихында икенче тапкыр Казаннан китә. Хуҗалар командасы күп еллар лидерлыгын саклап кала алмады һәм киеренке көрәштә Төньяк башкала вәкилләренә беренче урын бирелде. Өченче урында Чиләбе өлкәсе командасы.
Кече төркем кызлар арасында каршылыклар аша 100 метрлы полосаны узуда 1 урынны Башкортостан Республикасы Даяна Нафикова яулады. Икенче нәтиҗә Мәскәүдән Виктория Бородинаның. Бронза Александра Малюгина (Киров өлкәсе).