«Янгынчы - герой һөнәре» темасына ачык дәрес

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт Апас отрядының Олы Шәмәк авылын саклау буенча аерым пост эшчеләре Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының Олы Шәмәк авылы гомуми белем бирү мәктәбендә «Янгынчы – герой һөнәре» дигән темага ачык дәрес үткәрделәр.

Балаларга янгын сүндерүчеләрнең эше, югары уку йортын ничек үзләштерүләре, хәрби киемен, янгын сүндерү чаралары һәм ысуллары турында сөйләделәр. Шулай ук укучыларның, укытучыларның һәм ата-аналарның уку йортында, көнкүрештә һәм урамда янгын куркынычсызлыгы таләпләренә аерым игътибар бирелде. Соңыннан барлык катнашучыларга да узган материалны яхшы үзләштерү һәм янгын куркынычсызлыгы чаралары туында белемнәрне ныгыту өчен янгын тематикасына белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International