11-нче март вакыйгалары:
Узган тәүлектә ДЯХ янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 41 тапкыр ярдәмгә чыккан. Ялган чакырулар буенча-18 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 3 янгынны сүндергән, шул исәптән күпфатирлы йортларда – 1, башка объектларда – 2. 1 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 1 тапкыр, ут белән саксыз эш итүдән – 2 тапкыр.
Юл-транспорт һәлакәтләре эше – теркәлмәде.
Узган тәүлектә ИЯХ бүлекчәләре эше җәлеп ителмәде.
ТР ГТХМ ЭКХ һәм ТР ИЭКО дежур бүлекчәләре 8 тапкыр чыккын. ДТПга – 2 тапкыр, авыруны транспортлауга – 4, ямадан этне коткару өчен – 1, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Профилактика эшләренә-10 тапкыр.
Янгын
11.03.2019, 20.26, Ютазы МР, Кама Тамагы штп. Урыссу бистәсе, Фәнис Кәримов урамы, 12 нче йорт, фатир.
Өч катлы кирпеч торак йортның беренче катында ике бүлмәле фатирда җиһаз яну. Мәйданы 1 кв.метр. Янгын нәтиҗәсендә 1 м2 мәйданда кресло янып беткән. Янгынның сәбәбе-саксыз тәмәке тарту.
Эзләү-коткару эшләре:
Чаллы шәһәре, Үзәк урам. 72 йорт, ГЭС.
6-нчы зона эзләү-коткару отряды коткаручылары коммерция учрждениесе каршындагы стоянкадагы чокырдан хезмәт этен коткарды.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка балаларны караучысыз калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.
- Балаларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янган бинадан чыга алмый.
- Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уйнауга чик кую, балаларга аларның куркынычлыгын аңлату.
- Балаларның иминлеге турында кайгыртыгыз, янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәклеген, аннары «112» ашыгыч ярәме турында аңлатыгыз. Үз балалары өчен үрнәк булыгыз.
Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кеше салкынлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлык. Алкоголь исереклеге халәтендә кеше үз гамәлләрен, башка кеше гомере өчен дә бернинди җаваплылык тота алмый.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96