13-нче март вакыйгалары:
Узган тәүлектә ТР ГТХМ БИ ДЯХ янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 33 тапкыр ярдәмгә чыккан.
Сәбәпләре: электр җиһазны урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 3 тапкыр, ут белән саксыз эш итү – 2 тапкыр, башка сәбәпләр – 2 тапкыр. ЮТХ эшләре башкарылмады. Волонтер янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 2 тапкыр ярдәмгә чыккан. ТР ГТХМ ЭКХ һәм ИЭКО бүлекчәләре эше – 8 тапкыр җәлеп ителде.
Янгыннар:
13.03.2019, 09.52, Тукай МР, Иштирәк авылы, Үзәк урамы, 25 нче йорт.
Планында 4х6 метр зурлыкта бер катлы йорт һәм «УАЗ" автомобиле януы. Янгынның гомуми мәйданы 28 кв.метр. Янгынның сәбәбе-газ җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
13.03.2019, 23.14, Казан шәһәре, Киров районы, Адмиралтейская урамы, 3 нче йорт.
Планда 10х50 метр зурлыкта өч катлы кирпеч йортның түбәсе һәм чарадан януы. Янгынның гомуми мәйданы 200 кв.метр. Хатын-кыз (Шәхес билгеләнә) коткарылды. Янгынның сәбәбе ачыклана.