8-нче апрель вакыйгалары:
Узган тәүлектә ТР буенча Россия ГТХМ БИ янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 8 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 4. 1 кеше һәлак булган.
Ел саен иртә язда коры үлән, чүп-чар яна башлый. Аның торак йортларга, хуҗалык корылмаларына да күчә торган очраклары аз түгел.
Өлкән кешеләр, кагыйдә буларак, халыкның аз мобильле категориясе булып торалар. Кеше күп була торган объектларда янгыннарны булдырмас өчен районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәрләре, 103-ЭКБ янгын сүндерүчеләре социаль яклау бүлеге җитәкчесе белән берлектә объектны - "Актаныш картлар һәм инвалидлар интернат йорты” дәүләт автоном учреждениесе төнге тикшерү үткәрделәр.
7-нче апрель вакыйгалары:
Узган тәүлектә ТР буенча Россия ГТХМ БИ янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 41 тапкыр ярдәмгә чыккан.
Сәбәпләре: электр җиһазны урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 тапкыр, мичне урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 тапкыр, ут белән саксыз эш итүдән – 7 тапкыр, ут төртүдән – 1 янгын, башка сәбәпләр аркасында – 4 тапкыр.
7 апрель көнне Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгенә ”112” системасы буенча Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының Әҗәкүл авылы янында Ак елгасында боз аерылу турында хәбәр килде.
13.05 сәгатьтә РГХС территориаль подсистемасының көчләре һәм чаралары анык үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә ярдан 50 метр арага киткән 8 кеше коткарылган. Коткару эшләрен "Марс-700" һава мендәрендәге судносы экипажы башкарды («Волна» ҖЧҖнеке), әлеге оешма Башкортстан Республикасы территориясенде су участогына хезмет күрсәтә).
Гидрообстановка күзәтүен ФДБУ 22 «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне күзәтү идарәсе» Гидрология посты һәм тәүлек буе елга һәм буаларда су дәрәҗәсен тәүлек буе үлчәүнең 90 вакытлы посты (елга – 76 һәм авария буаларында-14) башкара.
2019 елгы язгы ташу чорында Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү чараларын әзерләү һәм үткәрү планын үтәү максатыннан Supercam S-350 самолет тибындагы юллардан файдаланып, министрлыкның пилотсыз очу аппаратларын куллану буенча төркем тарафыннан республика елгаларының һәм сулыкларының аеруча проблемалы участокларын эзләү гамәлгә ашырыла. 2 апрель көнне Кайбыч һәм Яшел Үзән районнары территориясендә Зөя елгасы бассейнында һәм аның кушылдыгы Кубня һәм Бирлә елгалары тикшерелде. Бүген Әлки муниципаль районында Кече Чирмешән һәм Актай елгалары акваторияләрен тикшерү уздырылды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 25 июнендәге 435 номерлы карары белән су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Хәзер боз калынлыгында 7 сантиметрдан ким булган су объектлары бозга чыккан кешеләр өчен, 3.10 ст.2 ө. нигезендә, кисәтүдән алып, 1500-2000 сум штрафка кадәр, берничә санкция каралган. Вазыйфаи затлар өчен җәза күләме-5000-7000 сумнан. Юридик затларга бозда йөргән өчен 50000 сумнан 70000 сумга кадәр сумманы чыгарып салырга туры киләчәк.
4-нче апрель вакыйгалары:
Узган тәүлектә ТР ГТХМ БИ янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 41 тапкыр ярдәмгә чыккан. Ялган чакырулар буенча-18 тапкыр, ризык янганда – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән хезмәттәшлек итүгә – 18 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 3 янгынны сүндергән, шул исәптән каралтылар – 1, транспорт чаралары – 1, башкалар – 1.
Сәбәпләре: электр җиһазны урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 2 тапкыр, ут төртүдән – 1 янгын.
"Торак-2019» операциясе кысаларында Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлеге хезмәткәрләре социаль аз тәэмин ителгән гаиләләрнең һәм ялгыз карт гражданнарның яшәү урыннарында булдылар.
3-нче апрель вакыйгалары:
Узган тәүлектә ТР буенча Россия ГТХМ БИ янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 34 тапкыр ярдәмгә чыккан. Ялган чакырулар буенча-15 тапкыр, ризыкның януына – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән хезмәттәшлек итүгә – 9 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән шәхси йортта – 1, каралтылар – 1, милекнең төрле формаларында – 1, бакча йортларында – 1, каралтыда – 1, башка объектларда – 1.
Сәбәпләре: электр җиһазны урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү - 3 тапкыр, мичне урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 1 тапкыр, ут белән саксыз эш итүдән – 1 тапкыр, башка сәбәпләр аркасында – 1 янгын.