Казан WorldSkills Russia VII Милли чемпионаты финалының иминлеген тәэмин итәргә әзерләнә.

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә медикларның, коткаручыларның һәм янгынчыларның ведомствоара тактик-махсус өйрәнүләре узды. Өйрәнүләр планы буенча «С» блогында сварка эшләрен башкарганда кислород баллоны шартлады, шуның нәтиҗәсендә конструкцияләр өлешчә җимерелде һәм кайбер элементлар яна башлады.  Бу вакытта бинада 1000 кеше урнашкан иде. Тамашачылар арасында паника һәм этешү барлыкка килде.

Бина янына ашыгыч хезмәтләр килеп җиткәнче, объект хезмәткәрләре кешеләрнең бер өлешен урамга чыгаралар. Бөтен кеше дә эвакуацияләнә алмый, өемнәр астында кешеләр кала. Өйрәнүләр сценариесе буенча 15 кеше зыян күрде. Янгын сүндерүчеләр, коткаручылар һәм медикларның көйле гамәлләре аркасында өйрәнүләр «яхшы» билгесенә узды. Куелган барлык бурычлар да тулы күләмдә үтәлгде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International