ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Елның салкын вакытында янгыннарның килеп чыгу куркынычы шактый арта, аларның төп өлеше ел саен торак секторга туры килә. Янгыннарның иң киң таралган сәбәпләре: электр приборларын дөрес кулланмау, ут белән саксыз эш итү, мич һәм газ җиһазларын тиешенчә кулланмау.

Баш идарәнең йөздән артык кешесе: хәрби хезмәткәрләр, баш идарә аппараты бүлекчәләренең өлкән һәм урта башлык составы, Казан гарнизоны территориясендә урнашкан баш идарәнең барлык бүлекчәләренең һәм ведомство буйсынуындагы оешмаларының өлкән һәм урта башлыклары иркен спорт манежында тезелеп бастылар.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының Соколка төп гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә балалар һәм яшьләр арасында физик культура һәм гамәли янгын сүндерү спорт үсешенә ярдәм итү кысаларында яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары арасында ел саен үткәрелә торган ярышлар узды. Ярышлар янгын-спорт эстафетасын үз эченә алды. Катнашучыларның төп бурычы-үз осталыкларын, күнекмәләрен һәм командада җайга салынган эш сәләтен күрсәтү иде.

15-нчы октябрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 55 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 7 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак биналарда (корылмаларда) һәм каралтыда – 3 янгын. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. 


15
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Казан янгын-коткару гарнизоны коралына янгын насосы, сыек ут сүндергеч матдәләрне саклау өчен савытлар һәм аларны чыгару чаралары, генератор, янгын-техник коралларның киңәйтелгән комплекты белән җиһазландырылган «Кобра» югары басымлы гидроабразив янгын сүндерү автоцистернасы килде.

ТР буенча 15-ФЯХО янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең 72 янгын сүндерү һәм патриотик тәрбия максаты белән Яр Чаллы шәһәренең урта гомуми белем бирү мәктәпләренең укучыларын үзләренә күрсәтмә экскурсияләр һәм янгын сүндерүче һөнәренең ни дәрәҗәдә мөһим һәм мактаулы булуы турында сөйләү өчен кунакка чакырдылар.

14-нче октябрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 31 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 10 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда-6 янгын, башка объектларда-4 янгын. Кызганычка каршы, 2 кеше һәлак булган.


14
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары буенча күзәтчелек һәм профилактик эшләр буенча районара бүлегенең өлкән инспекторы Ренат Идиятуллин Татар Бүләре, Метрәй һәм Түбән Табын башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләрендә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәптә уку дәресләре үткәрде.

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 31 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 5 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор-4 янгын, башка объектлар-1 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән - 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 1 янгын.


11
октябрь, 2019 ел
җомга

11 октябрь 2019 ел.

         Казаноргсинтез ГТХМ өчен яңа янгын техникасы сатып алган: Татарстанда иң югары күтәрткеч ВИТАНД АПК-72 метр биеклектә ук күтәрелә торган, яңа автоцистерна. Машиналарны Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 5 нче отрядының паркын тулыландырачаклар. Техниканы шәхсән «ТАИФ» АҖ генераль директоры, «Казаноргсинтез» ГАҖ һәм «Түбән Кама нефть химиясе» ҖАҖ Директорлар советы рәисе Руслан Шиһабетдинов һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин карады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International