Салкын вакытта янгыннарны кисәтү

2019 елның 29 ноябре, җомга

Яр Чаллы шәһәре буенча надзор эшләр һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәрләре чираттагы тапкыр социаль куркыныч хәлдә булган күп балалы гаиләләрнең яшәү урыннары буенча профилактик рейд оештырдылар.

Фатирларга барганда ДТП инспекторлары өлкәннәргә һәм балаларга көнкүреш электр приборларын куллану кагыйдәләрен аңлаталар һәм ачык ут чыганаклары белән сак эш итү турында искә төшерәләр. 

Электр җылыту приборлары турында әйткәндә, алар заводныкы булырга тиеш, кулдан ясалган электр приборларын куллану катгый тыела.

- Төзек булмаган яки эксплуатация срогы чыккан электр приборын кулланмаска.

- Приборларны тиешенчә кулланырга.

- Эксплуатацияләгәндә янучан әйберләргә кадәр куркынычсыз араны сакларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International