Чистай шәһәренең 14 нче балалар бакчасы нәниләре ГТХМ формасындагы кунакны кызыксынып каршы алдылар. Чистай муниципаль районы буенча күзәтү эшләр һәм профилактик эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Госман Гатин махсус балаларга ут белән уйнауның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын сөйләү өчен килде.
Балаларга ут белән уйнау нинди бәлаләр китерергә мөмкин турында сөйләделәр. Дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек инспекторы сабыйларга шулай ук электр приборларын, газ җиһазларын һәм мич ягарга, учаклар яндырырга, коры үлән һәм мамыкны яндырырга ярамый, дип искәртте. Балалар ДЯК инспекторының сөйләвен игътибар белән тыңладылар, ә әңгәмә ахырында шырпы белән уйнамаска вәгъдә иттеләр.