Сулыкларда бәхетсезлек очракларын булдырмау - КСДИ һәм СКҖ төп бурычы

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Казан үзәгендә Кабан күле боз астына төшеп киткән зыян күрүчене коткару операциясен казанлылар гына түгел, башкала кунаклары да күзәтте. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча КСДИ Үзәге хезмәткәрләре һәм Казан СКҖ коткаручылары мондый күрсәтмә мисалда гражданнарга бозга чыгуның бөтен куркынычын җиткерергә теләделәр. Мондый профилактик акцияләр КСДИ һәм СКҖ хезмәткәрләре сулыкларда бәхетсезлек очракларын булдырмау максаты белән ел саен үткәрелә.

Республикада барлыгы 130дан артык җыелма мобиль төркем булдырылган, алар барлык муниципаль районнардагы сулыкларны көн саен диярлек патрульли. Кече көймәләр буенча Татарстан Республикасының Баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов аңлатмасында сөйләвенчә, әлеге мобиль төркемнәрнең төп бурычы – боз калынлыгын мониторинглау, куркыныч урыннарны ачыклау һәм тыю билгеләрен кую, шулай ук халык белән профилактик эш алып бару. Һәм иң төп бурыч-кеше бәлагә юлыкса-аны коткару.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International